«Кызыл китапны ачып»: уен-сәяхәт (6+)

20 апрель көнне 3 нче санлы китапханә кече мәктәп яшендәге балалар өчен Халыкара Җир көненә багышланган чара уздырды. 

Открывая …
DSC02087
DSC02079

Балалар Кызыл китап буйлап мавыктыргыч сәяхәткә кузгалды. Табигать ямьле һәм күптөрле. Ул кешеләргә табигый байлыкларын бүләк итә, әмма бар кеше дә аның үзенең дә ярдәмгә мохтаҗ булуын күреп һәм аңлап бетерми. Китапханәче Кызыл китап, нилектән аны булдыруга ихтыяҗ тууы, ни өчен Китапның битләре төрле төстә булуы турында сөйләде. 

Балалар кайсы хайваннар, үсемлекләр, кошларның юкка чыга баруы һәм саклауга мохтаҗ булуы турында белде. Чара барышында презентация һәм «Сирәк хайваннар» видеоязмасы кулланылды. Шуннан соң балалар урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерде һәм алар да табигатьне саклауга өлеш кертә алабыз дигән нәтиҗә ясады. Хайваннар турында мавыктыргыч экологик викторинада, «Җәнлекне таны», «Пантомима» уеннарында катнаштылар, сирәк хайваннар һәм үсемлекләр турында табышмаклар һәм ребусларны чиштеләр. 

Чара азагында «Смешариклар. Кызыл китап» мультфильмын карадылар. Чарадан соң балалар китапханәчеләр алып килгән Россиянең һәм Татарстан Республикасының Кызыл китапларын карый алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: